Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган шигырь бәйгесе була
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, Аракаево авылы милли мәдәни комплексы шигырь укучылар арасында «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән өлкә конкурсы үткәрә. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс Свердловск өлкәсендә яшәүчеләрнең сөйләм телен үстерү һәм нәфис сүз белән кызыксындыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белергә өйрәтү максатыннан үткәрелә. Анда Свердловск өлкәсендә яшәүче шигърият яратучылар, язучы-фронтовикларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучылар катнаша ала. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән шигырь укучылар төбәкара конкурсы 21 мартта онлайн-форматта уздырыла. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Вәкиллек сайтында танышырга мөмкин.