Казанда кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы узды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы уза. Беренчесе 4 февральдә Черек күл паркында булды.
«Бу көн күптән билгеле иде инде. Икенче этап узган атнада узарга тиеш иде, ләкин салкыннар аркасында кичектерделәр, шуңа күрә бүген уздырырга булдык», — диде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илшат Ибәтуллин.
Чарада муниципаль спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 10-11 яшьлек балалар катнашты. Катнашучыларны уңайлы булсын өчен төркемнәргә бүлделәр. Һәр төркемдә унар кешедән торган биш команда булды.
Оештыручылар балалар өчен зарядка, стадион буйлап йөгерү һәм төрле уеннар уздырды.