Кукмара районында 170 кеше Cоvid-19дан прививка ясаткан
(Кукмара, 11 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында 170 кеше коронавирустан прививка ясаткан . Бу турыда Кукмара районы үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр. «Бүгенге көндә коронавирустан беренче компонент вакцинаны 170 кеше ясатты. Шуларның 52се вакцинацияләүнең икенче фазасына килде», диелә хәбәрдә.