Актаныш районының җиде хуҗалыгына өр-яңа «Нива» автомобиле тапшырылды
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш район хакимияте белән ике арадагы килешүне үтәп чыгуга ирешкән хуҗалыклар, хезмәтләрен хөрмәтләү йөзеннән, өр-яңа «Нива» автомобильләре белән бүләкләнде.
Яңа машина ачкычларын Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды. Бу турыда «Актаныш яңалыклары»ның инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.
Шулай итеп, «Нигез» хуҗалыгы, «Чишмә» агрофирмасы, «Чишмә» хуҗалыгы, Вагыйз улы, «Башак» хуҗалыгы, «Әнәк» агрофирмасы, «Нур» хуҗалыгы, «Наратлы» хуҗалыгы «Нива» автомобиленә ия булды.