Рауль Мирхәйдәров Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы Рауль Мирхәйдәровка Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде. Галимне мактаулы исеме белән Татарстан Язучылар берлеге котлады. Рауль Мирхәйдәров – язучы, гомуми тиражы 10 миллион данәдән артык булган утыздан артык китап авторы, СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе лауреаты (1989 ел), атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 ел), заманча рәсем сәнгатенең иң зур коллекционерларының берсе (2000 дән артык картина).