«Дакар-2021» җиңүчесе Дмитрий Сотников: Минем сүзем юк, эмоцияләр генә өстенлек итә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Дмитрий Сотников үз карьерасында беренче тапкыр «Дакар» раллие җиңүчесе булды. Ул Согуд Гарәбстанындагы триумфыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Минем сүзем юк, эмоцияләр генә өстенлек итә. Җиңүебезгә ышана да алмыйм әле. Без бу җиңүгә берничә ел бардык, акрынлап якынайдык. Хәзер мин бик бәхетле, барлык егетләр белән горурланам. Бу фантастика, безнең экипаж һәм команда беренче урынны алу өчен авыр эш башкарды», — диде ул.
«КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» раллиенда өч призлы урынны алуына шатмын. Бу уңышка ирешү өчен күп көч түгелгән. Бу юлдагы көрәш кенә түгел, команданың тырыш хезмәте. Һәр махсус участок чын сынау иде, безнең КАМАЗ үзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алды. Ярдәм итүчеләргә, ышанучыларга һәм экипаж өчен җан аткан һәр кешегә рәхмәт!», — дип сөйләде Дмитрий Сотников «КАМАЗ-мастер» командасы матбугат хезмәтенә.
Искәртеп узабыз, генераль классаификациядә икенче һәм өченче урынны да «КАМАЗ» –мастер командасы алды. Антон Шибалов көмеш медальгә, ә Айрат Мәрдиев алтын медальгә ия булды.