Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашучыларны котлады
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында катнашучыларны сәламләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Созвездие — Йолдызлык» тарафыннан зур эш башкарылды. Шунысы мөһим, без иҗади процесска эшче яшьләрне җәлеп итү формасын таптык. Предприятие, муниципалитет, профсоюз җитәкчеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Без бу проектның Татарстанда ни дәрәҗәдә кирәкле булуын күрәбез. Мин барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Әлеге фестиваль һәм аның катнашучылары — безнең республиканың зур байлыгы», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм соңыннан фестивальне оештыручыларга бүләкләр тапшырды. Быел фестивальдә республиканың 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнаша. «Наше время — Безнең заман»да 18-35 яшьлек 950дән артык яшь кеше катнашты. «Наше время — Безнең заман» фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль кадрларның яңа буынын формалаштырырга һәм эшче һөнәрләрне популярлаштырырга, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачарга тиеш.