Алабуга районында үзара салым акчасына парк төзекләндерелде
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуганың Альметьево шәһәрендә быел үзара салым программасы ярдәмендә паркны төзекләндерделәр һәм сукмакларга брусчатка салдылар. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Авыл кешеләре трактор өчен кирәк-яраклар сатып алганнар. Моннан тыш, Ядегәр авылында зиратның бер өлешен койма белән әйләндереп алу өчен материал да алынган. Альметьево авыл җирлегендә барлык авыл халкы диярлек әлеге программада катнаша. «Алар җыелган акчага эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрәләр», — дип сөйли җирлек башлыгы Рәзимә Миңгалиева. Җитәкче сүзләренчә, киләсе елда зират коймасын һәм аны төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Альметьевода ике ел дәвамында «Чиста су» программасы буенча эш алып барылды, 1,5 км га якын суүткәргеч алыштырылды. Әмма Үзәк урамда алыштыруга мохтаҗ участоклар кала. «90 метр суүткәргечне үзара салым акчасына алмаштырырга булдык. Шулай ук су башнясы тирәсен койма белән тотарга планлаштырабыз», — дип сөйләде җирлек башлыгы планнар турында. Бу максатлар өчен Ядегәр авылында яшәүчеләр 500әр сум, ә Альметьевода 300әр сум җыячалар.