Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте
![Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте](https://tatar-inform.tatar/attachments/b59893839f05ece34a4171a0e0f544c28769e506/store/fill/780/440/cb90a79ab20c30981af7d90275e8d7146630b14bac6d36544f006981b07b/9286a8144a0db63ad0f6da97%5B1%5D.jpg)
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram-аккаунтында үз сәламәтлеге аркасында әлегә иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмавы турында язган. «Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел», - дип язган җырчы. «Ул авырып киткән иде, хәзер хәле яхшыруга таба бара», - диде «Татар-информ» агентлыгының әңгәмәдәше һәм быел Салават Фәтхетдиновның концертлары көтелмәвен әйтте. Җырчының Instagram-аккаунтына язылучылар аның тизрәк терелүен теләгән. «Салават Зәкиевич, Екатеринбургтан сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек телибез», - дип язган җырчының иҗатын яратучылар.