Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 107гә җиткән
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта. 1957 елда туган ир-атны хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән салганнар. Аның сәламәтлек торышына хроник авыруларның кискенләшүе йогынты ясаган. 1967 елда туган ир-ат та коронавируска шикләнелеп хастаханәгә китерелә. Аны дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында кыенлашкан. Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода. Татарстанда 23 октябрьгә Covid-19 коронавирусы аркасында 107 үлем очрагы теркәлгән.