Төмән татар мәдәният үзәгендә иң яхшы чәк-чәк әзерләүчеләрне бүләкләделәр
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Төмәндә «Чәк-чәк» бәйгесендә өч үзешчән оста һәм ике оешма катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 октябрьдә Төмән татар мәдәният үзәгендә узды. Сыйларны балаларга өләшергә ниятләнде. Һәр катнашучы конкурска икешәр сый әзерләгән иде: бер чәк-чәк күргәзмә үрнәге итеп әзерләнсә, икенчесе — татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына аталды. «Бүләкләү тантанасы хәйрия чарасы буларак узды. Кунаклар - «Дзержинец» һәм «Гаилә» үзәкләрендәге балалар булды. Катнашучылар исеменнән барлык сыйларны да яшь кунакларга бүләк иттек», - диде татар мәдәнияте үзәге белгече Зөлфинә Миңлебаева.