Түбән Камадан 65 студент яшь сугышчы курсын узды
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама химия-технология институты, «Наследие» хәрби-патриотик клубы белән берлектә, тугызынчы тапкыр 65 студент өчен яшь сугышчы курсын үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Быел уку җыеннары Кама Артегы базасында узды. Программада страйкбол, Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен өйрәнү, һава-десант, укчы, инженер-сапер, радио — дисциплинасы нигезләрен өйрәнү каралган. НХТИ студентлары сафта әзерлек уздылар, беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен ныгыттылар.
«Нефтехимик» эзтабарлар отряды сугышчылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашулар оештырылды. Курслар кысаларында студентлар шулай ук Түбән Кама РОСТО ДОСААФ автомәктәбендә булды, анда хәрби техника белән танышты.