Нурлат районының Киекле авылында яшәүче гаилә республика бәйгесендә җиңгән
(Нурлат, 19 октябрь, «Татар-информ», «Нурлат-информ», Зөлфия Галиуллина). Нурлат районының Киекле авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең зона этабында җиңгән. Алар нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иткән.