Башкортстанда автоцистерна белән идарә итүче татарстанлы җәяүлене таптаткан
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда автоцистерна белән идарә итүче татарстанлы җәяүлене таптаткан. Җәяүле үлгән. Бу турыда Башкортстан Дәүләт автоинспекцисе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте дүшәмбе, төнлә булган. 33 яшьлек татарстанлы «Мерседес» автоцистернасы белән Уфа-Оренбург юлы буенча хәрәкәт иткән. Стерлетамак шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат юл буйлап җәяү барган. Аны йөк машинасы таптаган. Ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе сүзләренчә, җәяүле юл буенча уң як полоса кырыеннан барган. Аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбәпле, йөртүче аны күрмәгән.