Нефть-газ-химия форумында Татарстанның энергия нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 мәйданчыгында республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды, катнашучылар арасында республика предприятиеләре һәм тармак ведомстволары вәкилләре бар иде.
Утырышның Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2024 елга кадәр энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча республика программасының үтәлеше турында сөйләде. Документта республика икътисады тарафыннан энергия ресурсларын куллануны киметү, ә эшләүне арттыруга басым ясалган.
«Соңгы чорда республиканың тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлыгы 0,7 процентка кимегән. Хисап алып барыла торган 2007 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда нәтиҗәлелек 24,5 процентка арткан. Монда заманча технологияләр кертү, энергияне сакчыл тоту уңай йогынты ясаган», — диде Альберт Каримов.
Министр сүзләренчә, республикада кулланыла торган ресурсларның 70 проценты энергетика һәм 20 проценты эшкәртү сәнәгатенә туры килә. Аннары энергия ресурсларын куллану рейтингында авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка тармаклар бара.
Альберт Кәримов «сакчыл технологияләр»не уңышлы гамәлгә кертүче республика районнары турында да сөйләде. «Әлмәт, Балтач һәм Мөслим районнары бу эшне аеруча нәтиҗәле алып бара. Ә Алабуга, Минзәлә, Чүпрәле районнарына да бу эшне көчәйтергә кирәк», — диде ул.