Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантанада Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүгә килгән Татарстан шагыйрьләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең мактаулы рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин һәм оешма башлыгы Фәрит Фәрисов, шулай ук Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Автономия активистлары катнашты.