Владимир Путин Россиядә контргипертавыш коралы эшләнү турында кисәтте
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Башка илләрнең гипертавыш коралы барлыкка килгәч, Россиядә аның белән көрәшү өчен чаралар эшләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалында «Вести недели» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.
«Башка илләрнең гипертавыш коралы барлыкка киләчәк. Тик миңа калса, без партнерларыбызны бу корал белән көрәш чарасы барлыкка килү ихтималы зур булу белән гаҗәпләндерә алабыз», — диде дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта Путин сүзләренчә, хәзер бер генә ил дә гипертавыш ракеталарын бәреп төшерә белми.
Хәзер Россиянең «Авангард» һәм «Кинжал» кебек гипертавыш ракета комплекслары бар.