Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган
![Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган](https://tatar-inform.tatar/attachments/8828e9143cac0adb8bdf8f9f73d59933a1564de2/store/fill/780/440/f4be51857d596677bb499d4d55a9c10272f61216ba711487ef3f870e22e8/VVS_6348.jpg)
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, Кырык кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова. Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 17 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 13 кеше. Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше Казанга туры килә - 27 кеше, икенче урында — Чаллы - 17. Районнар арасында авыручылар саны буенча Тукай районы алда бара, анда 3 кеше авырый. Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән.