Авыл хуҗалыгы министрлыгы сыерларны арттыру өчен дәүләт ярдәмен файдаланырга өнди
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөгезле эре терлек тотучыларны савым сыерларын арттыру өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга өнди. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Буа һәм Тәтеш районнарында, мәсәлән, акчаларны терлекләрне савыктыруга тоталар — лейкозлы сыерларны сәламәт таналарга алыштыралар. Районнарда лейкоз вирусы белән йогышланган терлекләр саны беренчесендә — 15 процентка һәм икенчесендә 7 процентка кимегән», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
Татарстанда Россия сөтенең 6 проценттан артыгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республика авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 1 млн баштан артып китә.