Министрларга һәм депутатларга чит ил гражданлыгы алу тыелачак
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россиядә министрларга, депутатларга, төбәк башлыкларына һәм башка дәүләт хезмәткәрләренә чит ил гражданлыгы һәм чит илдә яшәү өчен рөхсәт алу конституцион дәрәҗәдә тыелачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.
«Илнең куркынычсызлыгын һәм суверенитетын тәэмин итү өчен мөһим булган вазифаларны биләгән затларга Конституция дәрәҗәсендә мәҗбүри таләпләр куярга тәкъдим итәм. Нәкъ менә Федерация субъектлары башлыклары, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт Рәисе, аның урынбасарлары, федераль министрлар, башка федераль органнар башлыклары, шулай ук судьяларның чит ил гражданлыгы, чит илдә яшәү турында рөхсәте яки башка дәүләт территориясендә даими яшәргә мөмкинлек бирә башка документ була алмый», — диде РФ Президенты.
Дәүләт хезмәте юлын сайлаган кеше, беренче чиратта, үз тормышын Россия белән, безнең халык белән бәйли һәм башкача берничек тә түгел, дип өстәде ул.