Мөфти: Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазендә тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. «Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми», — диде ул. Мөфти татарларда ислам үсеш алган юнәлешләрне искәртте. «Халкыбызны шушы туры юлдан алып барганы өчен Раббыбызга мең шөкер. Ләкин татарлар үзләре шушы дәрәҗәле юлдан атлап барырга лаекмы соң бүген?! Бик кызганыч, әмма милләттәшләребез арасында үзләрен татар, мөселман дип танымаучылар әлегә кадәр байтак», — диде ул. Читать дальше...