Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда юлларда урыны белән янә бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика территориясендә салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Метеорологларның якынча фаразы буенча, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.