Медиа: Кремль пенсия реформасы сайлауларга тәэсир итәр дип борчыла
Кремльдә пенсия рефомасы сентябрьдә губернаторлар һәм төбәк парламентлары сайлауларына тәэсир итәр дип борчылалар. Моңа бензин бәяләре арту да өстәлсә, сайлауда хакимият өчен бирелгән тавышлар көтелгәнчә күп булмаска мөмкин диләр.