Траншеяга егылып төшкән эшчене реанимациягә салганнар
![Траншеяга егылып төшкән эшчене реанимациягә салганнар](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/758c0db71521661fda7d839d895c2ed6_S.jpg)
Яр Чаллыда 45 нче комплекс артында барган төзелештә 62 яшьлек бер эшче алты-сигез метр тирәнлектәге траншеяга егылып төшкән.
Төзелеш оешмасының куркынычсызлык службасы начальнигы тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдә имгәнүләр белән реанимациягә озатыла. Төзелештә тикшерү эшләре бара.