Бер ир-ат таныш булмаган кешеләргә балкон аша кереп, хәмер сораган
![Бер ир-ат таныш булмаган кешеләргә балкон аша кереп, хәмер сораган](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/20680cf0c11d79055745c06d757d27b6_S.jpg)
Бер ир-ат чит фатирга балкон аша гына кермәкче булган. Кичен Казанның Меридианная урамындагы йортта яшәүчеләр алтынчы кат балконында бер яшь ир-атның асылынып торуын күреп, полициягә шалтыраталар.
Полиция килгәнче ир-ат күрше балконга керергә өлгерә. Ул фатирда яшәүчеләрдән аракы салып бирүләрен сорый, дип хәбәр итә “Эфир-24”. Полиция аны үзе белән участокка алып китә.