Зәйдә спорт мәйданчыклары гөрли
Зәйдә республика программасы буенча файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары буш тормый. Бу көннәрдә “Яшьлек” боз сарае каршындагы мини-футбол кырында яшьләр арасында турнир узды. Анда “Олимп”, “Витязь”, “Атлет”, “Үзәк”, “Арена” командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Витязь” командасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны “Олимп” һәм “Центр” командалары бүлеште. Уенның иң яхшы капкачысы дип “Атлет”тан Хәниф Хәнәфиев, иң яхшы һөҗүмче дип Саро Мавсисян табылды.