Мы в Telegram
Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

ТӨНБОЕК

ТӨНБОЕК

«Мин бүген бу турыда уйлый алмыйм, иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгә дә көн бар бит һәм ул бөтенләй башка төрле узачак». Күпләрегезнең исенә төшкәндер, бу сүзләрне Скарлетт О’Хара әйтә. ХХ гасырның иң мәшһүр әдәби образларының берсе, хатын-кыз матурлыгы, бәйсезлеге символына әверелгән, Маргарет Митчеллның «Давыл корбаннары» («Gone with the Wind», урысча тәрҗемәдә — «Унесенные ветром») романы героинясы, ялкынлы Скарлетт! Сүзгә сүз охшаш булмаса да, ләкин мәгънәви яктан шуңа бик якын фикерне күптән түгел бер татар актрисасыннан да ишетергә туры килде.


«Нәрсәсе шулкадәр гаҗәп инде?» — диючеләр өчен шунысын искәртим: әлеге фикерне бу сезонда Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә татар әдәбияте классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган драмада Шәмсегаян ролен, ягъни Скарлеттка бөтенләй капма-каршы характерны бик үтемле, истә калырлык итеп башкарган Лилия Минһаҗева әйтте.

Лилия Чаллы театрында 2001 елдан бирле эшли, шактый гына рольләр башкарды: Асма, Рәмзия («Кызлар, ишек ачыгыз!», Н. Гаетбаев), Васфибану («Кәләпүшче кыз», Г. Исхакый), Рәфидә («Нурислам нигезе», Р. Батулла), Надия («Булмас димә!», Т. Әл-Хәким), Алсу («Гашыйклар тавы», И. Юзеев), Рәмилә («Корт», Ф. Галиев), Әминә («Хәят», Р. Сабыр), Җайбикәч («Ярым ятларга кала», Р. Батулла), Марианна («Саран», Ж.-Б. Мольер).

«Бөтен рольләремне дә яраттым, барысы да кадерле, тик шулай да күңелгә иң-иң якыннары - «Абага алмасы ачы була» драмасында Гөлия һәм Шәмсегаян, - ди Лилия. - Гөлия образын тудырганда гел әбекәем Газимә күз алдында торды. Пьесаны беренче мәртәбә укыганда ук елый башлаган идем... Берничә көн рәттән пьесаны өйрәндек: укыйбыз да - елыйм, укыйбыз да - елыйм. Әбекәем гомере буе бабайның сугыштан кайтканын көтеп яшәде. Кечкенә вакытымда хәтерлим, гел тәрәзә янына басып каядыр бик еракка карап тора иде. 27 яшендә ул ике бала белән тол калган, бабай 1943 елда сугышта һәлак булган. Сорап килә торган булганнар, беркемгә дә кияүгә чыкмаган. Хәтта берсен мин дә беләм әле! Әбекәйгә 77 яшь иде, бер бабаң килде: «Картлык көннәребезне бергә үткәрик, шулай җиңелрәк булыр», - диде. Әбекәй һаман да шул тәрәзә янына барып басты да: «Ничекләр барыйм? Оят була миңа, - диде. - Бәлки, минем Сәмигуллам Берлинда хәтерен югалтып калгандыр, менә исенә килер дә, кайтып төшәр».

Әлбәттә, ул чакта кечкенә Лилия, еллар үткәч, әбисенең язмышын сәхнәдә уйнарга туры килер дип күз алдына да китерә алмый. Хәтта 10 нчы сыйныфта укыган вакытта район күләмендә уздырылган смотр-конкурста катнашып лауреат исеме алып кайткач та, артист булу уе башына килми әле аның. Мәктәпне тәмамлагач та, укытучы булам, дип, документларын Алабуга пединститутының биология факультетына тапшыра. Укырга керергә дип авылдан дус кызы Алсу белән бергә чыгып китә алар. Гөнаһ шомлыгына, мәдәният училищесында укый торган иптәш кызлары да була. «Кызлар, әйдәгез, килегез  безгә! Нишләп йөрисез  анда пединститутта?!» - дип үгетли башлады болар безне, - дип искә ала Лилия. - Бертуктаусыз кымтрыклап торалар инде! «Иртәгә документлар кабул итү вакыты бетә, кайчан киләсез инде?!» — диләр. Ахыр чиктә, пединститутка барып, документларыбызны алдык та, мәдәният училищесына илттек. Анда укырга керергә теләүчеләр хәйран күп иде, абитуриентлар коридор тутырып йөрде. Татар төркеменә безне 7-8 кешене генә сайлап алдылар. Шулай итеп, артистлыкка укырга кереп кайттык авылга. Ну, әниләр биетте  инде утлы табада! «Тапкансың укырга керер җир! Нигә аны безгә әйтмәдең?!» - дип «кисте» генә әни».

Тәртип өчен генә ачулангандыр инде әнисе дә - нишләп 45 яшьтә алып кайткан бишенче баласына, төпчек кызына озын-озаклап ачу саклап йөри алсын инде ул?! Рафаэль абый да, Сәхия апа да гомер буе Актаныш районы, Олы Имән авылында, җирдә эшләгән. «Әти бик җор телле безнең, гармунчы, ике абыемны да уйнарга өйрәтте. Аның катнашыннан башка авылда куелган бер спектакль дә узмады», - ди Лилия.

Күрәсең, аңардан үрнәк алыптыр, ул үзе дә режиссерлар ышанып тапшырган бер рольдән дә баш тартмаган, һәрберсен җиренә җиткереп башкарырга тырышкан. (Әйтергә дә онытып торабыз икән, Лилияне башта Чаллы театрына эшкә актриса итеп түгел, режиссер ярдәмчесе буларак кабул итәләр. 4 ай эшләгәннән соң Ринат Әюпов аңа беренче рольне - Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган  «Кәләпүшче кыз» спектаклендә  Васфибануны  ышанып тапшыра.)

«Мин режиссерларга шулкадәр ышанам ки, - ди Лилия, - нинди роль бирсәләр дә,  барысына да риза, чөнки кечкенә рольләр булмый ул. Безне укыганда ук шулай өйрәттеләр».

Сер түгел, кайбер актрисалар карьера, иҗат, роль, дип хыяллана торгач, баласыз, хәтта ирсез дә кала. Ә Лилиянең әйтүенә караганда, бала табу аңа эшендә берничек тә комачауламаган. «Диләрәне тапкач 5 айдан эшкә чыктым, Даниярны тапкач та, мине режиссерыбыз Фаил абый Ибраһимов  йолкып чыгарды, - дип елмая ул. - Рәхмәт аңа, чөнки артист үз һөнәреннән озакка аерылырга тиеш түгел. Елдан артыкка китсә, киредән сәхнәгә менү авыр. Кабаттан бар нәрсәне искә төшерергә, өйрәнергә, организмыңны уятырга кирәк. Ирем Илдар да минем эшемне бик яхшы аңлый, чөнки үзе дә шушы өлкәдә эшләп киткән кеше (тавыш операторы), аның әти-әниләре дә, үз апам да балаларны карарга бик булыша. Якында гына торалар, бер йорт аша гына яшибез. Апам да бик нык булыша, әниләр карый алмаганда, балаларны аңа илтеп тапшырам. Кызга инде 7 яшь тулды, көн саен: «Театрга барыйм әле, спектакль карыйм әле», - дип сорый. Минәйтәм, бүген авыр спектакль, синең кайгың булмый. Ярар инде, әни, мин сиңа комачауламыйм бит, шунда гына йөрим бит инде мин, ди. Рөхсәт бирсәң, театрга көн саен йөрергә дә риза. Артист булам, ди дә, әтисе: «Нинди артист тагын?! Берәү дә җиткән миңа», - ди. Шаяртып кына кырыслана инде...»

Спектакль алдыннан театрга 2 сәгать алдан килә Лилия. Тик үзе үк ассызыклап үткәнчә, рольгә 2 сәгать эчендә генә кереп булмый. «Әйтик, иртәгә Шәмсегаянны уйнарга кирәк икән, мин инде бүген Лилия түгел, мин героинямның тормышы белән яши башлыйм. Эшкә шулай җаваплы карарга кирәк, минемчә. Спектакль башланырга 10-15 минут кала яна-пешә йөгереп килгән артистларны бөтенләй аңлый алмыйм мин. Бу эш сиңа туры килеп бетми икән, урыныңны башка кешегә бирергә кирәк. Театр училищеларында укучылар күп, яшьләр килсен, алар эшләп карасын. Сәхнә турында хыялланып яшәгән студентлар күп, аларга юл ачарга кирәк. 3-4 ел буе режиссер синең белән эшләми икән, димәк, син аңа, бу театрга кирәк түгел».

Лилия һәрвакыт үсешкә омтыла, дөнья театры яңалыклары белән кызыксына. Казанга гастрольләр белән яки фестивальдә катнашырга барган вакытта Камал театрына, Тинчурин театрына барып, спектакльләр карый.

Үзе, рольләрне сорап йөрмим, дисә дә, классика күбрәк куелса иде, дигән теләге дә юк түгел Лилиянең. «Классика куелганда артистның эзләнүләре бөтенләй башкача була. Мәсәлән, Гөлия образы минем уч төбемдә булды, әллә кая ерак китеп эзләнәсе юк. Ә «Саран»дагы Марианнаны табарга кирәк бит! Әйтик, ничек йөри ул, ничек килеп утыра, ничек исәнләшә, ничек сөйләшә? Аның өчен өстәмә әдәбият укый башлыйсың. Классика — ул бит бөтенләй башка дөнья...»

Лилия башкарган Шәмсегаян образы «Сәхнә» журналының да игътибарыннан читтә калмады. Бу урында спектакль турында басылган мәкаләдән кечкенә бер өзек китерү урынлы булыр.

«Беренче куелышларда үзәктә Мирвәли булса, Чаллы вариантында - Шәмсегаян. Мирвәли тормышының этапларын режиссёр Шәмсегаян чиккән сөлге аша күрсәтә. Чигелгән ак сөлге – дөрес юл, туры юл, шул ук вакытта – хәтер дә ул. Соңрак геройлар аңа уралып бетә – адашу, ялгышу символына әверелә. Бер мизгелдә ак сөлге Мирвәли өчен элмәк тә – сорау алу, кыямәт көне якынлашу, чарасызлыкка ишарә. Спектакльдә Мирвәлинең төп йөге исә – Шәмсегаян. Ире белән бар сынауларны да узган, аның һәр адымының шаһите булган, хаталары өчен дә бергә хак түләгән Шәмсегаян. Шул ук вакытта Мирвәли тормышы, әйтерсең, Шәмсегаянның  сынаулы карашы аша сызылып үтә, Шәмсегаян – Мирвәли кылган гамәлләренең үлчәве дә ул. Аяз Гыйләҗевнең иң яраткан образларыннан берсен гәүдәләндерүче Лилия Минһаҗева – героиня характерындагы төсләрнең тулы гаммасын тудыруга ирешкән. Сынлы сәнгать телен дәвам итеп, әлеге роль актрисаның иҗат биографиясендә киң полотно, этаплы эш, дияргә мөмкин».

Лилия үзе бу эше турында тыйнак кына болай ди: «Әйе шул, Шәмсегаянның яшь чагын да, карт әбигә әверелгән соңгы көннәрен дә уйнарга кирәк, тик мин моны авыр булды, дип әйтмәс идем, чөнки режиссер, партнерларым бик нык ярдәм итте». Һәм тагын серле итеп елмая. Бу мизгелдә ул тагын Скарлеттмы?

Юктыр. Бер дә җилбәзәк америкалы түгел ул, ә Чаллы труппасының иң талантлы, иң тырыш актрисаларыннан берсе, кирәк булса, Скарлетт та, Гөлия дә, Шәмсегаян икәненә дә тамашачыны ышандыра алучы,  эшкә җигелеп, репертуарны тартып баручыларның берсе — Лилия Минһаҗева.

Гайшә ЗӘЙНЕТДИНОВА.

Чаллы.

 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В филиале фонда «Защитники Отечества» в Архангельской области подвели итоги первого года работы



Мир

Россияне решили этим летом меньше отдыхать на курортах






Новости 24 часа

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".



Game News

Видеоновости: Дата релиза Tarisland, Zenless Zone Zero и Auroria, релиз Construction Simulator 4 и бета NFS Assemble



Москва

Глава Ингушетии Климатов подтвердил, что его брат стал фигурантом уголовного дела



News Every Day

Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced



Интернет

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G



Москва

Второклассники школы №7 побывали на экскурсии в Московском кремле



Ольга Бузова

Депутат Ахмадинуров раскритиковал наряд Бузовой на выступлении в Уфе



Москва

Еще 7 полноприводных машин закупили для лесной охраны Подмосковья



Даниил Медведев

Медведев вышел в 1/8 финала «Ролан Гаррос» — 2024



Москва

Более 40 тысяч семей в Москве и области получают ежемесячные выплаты из средств материнского капитала



ЛокоТех

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей



Симферополь

ВТБ начал выдавать ипотеку на жилье в Крыму



Москва

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».



Москва

Собянин рассказал о расширении функционала МЭШ



Москва

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Рослесхозе заявили, что площадь пожаров в РФ превысила 650 тыс. га





Путин в России и мире
Москва

Обсуждается ход реализации в Мордовии проекта по производству преформ для вытяжки оптоволокна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Генерал КГБ»: Лукашенко на закрытом совещании объявил, что скоро вступит в войну




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве допускают, что Зеленский может не попасть на саммит G7 в Италии


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



VK Fest

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России



Москва

«Когда ребенок в опасности ― реакция молниеносная»: в СК рассказали о самых резонансных преступлениях с участием детей в Новосибирской области

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net