Мең рәхмәтле сиңа, тылсым каләме!
Бусагадан атлап эчкә узам…
Башка дөнья, тылсым, моң, аһәң...
Бу – Тукайны хәтерләткән урын,
Бу – Тукайга булган зур хөрмәт!
Эчкә узам, атлыйм түргә таба,
Ә күзләрем эзли Тукайны...
Кая соң син, Бөек шагыйребез?
Апуш исемле татар туганым!
Үзең юкны беләм...
Күңелем бит ышанырга һаман теләми.
Рәсемнәрдән карый япь-яшь Тукай.
Картаерга һич тә уйламый!
Синең күзләр – төпсез дәрья сыман.
Иҗатыңның күрәм дәвамын.
Оныкларың кулга каләм ала!
Синең эздән бара кыз һәм улларың!
...Мин тукталып калдым, өнсез торам –
Каләм савыты, каләм синеке?
Күз алдыма килде тиз-тиз сырлаганың
Күпме шигырь, күпме әкиятне.
Мең сынаулар узган җитди йөзең,
Күзләреңдә күрдем моң, сагыш.
Милләт, телнең күрдең киләчәген,
Әйтелмичә калды күпме сүз…
Шушы каләм булды синең кулларыңда,
Сиңа үлемсезлек теләде.
Мең рәхмәтле сиңа, Тукай әфәнде!
Мең рәхмәтле сиңа, тылсым каләме!
Тәтештән Руфинә Шәрәфиева