Питер татар театры премьера чыгарды
Кичә Санкт-Петербургта Шелгунов исемендәге мәдәният йортында Питер татар театрының «Кызлар карый ярыктан» дип аталган спектакленең премьерасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль танылган язучы-драматург Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куела, режиссеры – Линар Хаҗиев, хореографы – Эльмира Әхмәтова.
Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Үлем түшәгендә яткан колхоз рәисенең соңгы теләген үтәр өчен авыл хатыннары аның медальләрен эзләргә мәҗбүр. Детектив жанрындагы сатирик комедияне тамашачылар яратып кабул итте.
Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры 2023 елның сентябрендә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Коллектив үз тирәсенә татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк затларны җыйды. Бүген труппада 18 үзенчән артист тупланган, диелә хәбәрдә.