Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын чемпион титулы белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең MAX платформасындагы рәсми каналында «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасын Россия чемпионаты кубогын яулаулары белән котлады.
«Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты кубогын сигезенче тапкыр яулады.
«Бу финалдагы матур уен нәтиҗәсе генә түгел, ә бөтен турнир дәвамында зур эш нәтиҗәсе дә. Югары профессионализм өчен тренерлар составына, һәрьяклап ярдәм иткән өчен клуб җитәкчелегенә, шулай ук ышанычлары һәм энергияләре белән командага өстәмә көч биргән искиткеч җанатарларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.