Рыжиков «Мәскәү-Татарстан күпере» форумында космонавтикага нинди юллар белән килүен әйтте
Бөгелмәдә туып үскән Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында үзенең космонавтикага нинди юллар белщн килъе турында сөйләде.
Рыжиков әле космонавтикадан ерак торган һәм пилот булырга омтылган чорда ук аңа нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен әйтеп узды. Оренбург очу училищесына укырга кергәч, уку йортын тараталар, һәм аңа укуын Качинск училищесында дәвам итәргә туры килә.
Хәрби очучы булгач, Рыжиков полкка килә, тик анда очмыйлар, һәм аңа үз вазифаларын башкарырга керешкәнче өч ел көтәргә туры килә. Алга таба карьера юлы җайлана, ләкин аның алга таба үсәсе килә, һәм ул космонавтларга чираттагы сайлап алуда катнашырга карар кыла.
«Эшләп карыйсың, ике ел әзерләнәсең, узасың, ә аннары ун ел буе көтәсең. Кешеләр китә дә китә, һәм үз сәгатеңне көтеп аласыңмы-юкмы икәне билгесез. Ләкин түзәсең, тырышасың, өметләнәсең, һәм менә... күптән көтелгән беренче очыш», - дип аңлатты Рыжиков.
Чыгышы азагында Сергей Рыжиков җырчы Алсу һәм тыңлаучылар белән бергә Россия космонавтларының рәсми булмаган гимнын – «Надежда» җырын башкарды.
11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Алып баручылар - Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова.