Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Эльмира Галимова сәнгатьтәге Тукай образы турында: Шагыйрьнең өйрәнелмәгән яклары чиксез

Узган атнада Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара дәрәҗәдәге «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» Бөтенроссия фәнни конференция булды. Әлеге конференцияне оештыручы һәм сәнгать белгече буларак, Эльмира Галимова Тукай темасына музыка һәм театр призмасы аша анализ ясады.

«Тукай һәр яңа буын тикшеренүчеләренә яңа яктан ачыла»

– Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты дистәләгән еллар дәвамында өйрәнелә. Без аның турында барысын да беләбез кебек. Сезнеңчә, Тукай темасында әле ачылмаган «ак таплар» калдымы?

– Габдулла Тукай шәхесе турында бар нәрсә дә мәгълүм, аның иҗаты һәм үз заманының иҗтимагый тормышында тоткан урыны бар яктан да өйрәнелеп беткән кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Чынлыкта исә, Тукай темасына кагылышлы өйрәнелмәгән аспектлар чиксез, ул һәр яңа буын тикшеренүчеләренә яңа яктан ачыла, чөнки вакыт кысалары, тарих вакыйгалары үз кануннарына буйсындыра һәм шул уңайдан фәнни яктан өйрәнер өчен кызыклы юнәлешләр барлыкка килә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Бу юнәлешләрне барлауда «Габдулла Тукай энциклопедиясе» нинди роль уйный? Анда музыка һәм театр сәнгате ни дәрәҗәдә киң яктыртылган?

– Белүебезчә, Габдулла Тукай энциклопедиясе – бөек шагыйрьгә бәйле булган, бүгенге көндә әле һаман да ачыкланмаган сорауларга җавап табар өчен менә дигән фәнни басма. Энциклопедия – музыка һәм театр сәнгатенең барлык тармакларын үз эченә алган. Шагыйрь сүзләренә язылган халык җырларының феномен ачыклау, төрле жанрдагы музыкаль әсәрләрне анализлау, әлеге шәхескә багышлап язылган музыкаль-сәхнә үрнәкләренең үзенчәлеген билгеләү, театр һәм кино сәнгатендә әһәмияткә ия булган иҗади мисалларны барлау, яңа буын композиторларының бүгенге заман ысуллары белән язылган әсәрләрен тасвирлау һәм башка темаларга кагылышлы 140ка якын мәкалә урын алган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тукай, илһамланып, озын көйләрне җырларга яраткан»

– Тукай үзе музыкаль кеше булганмы? Аның иҗаты белән халык көйләре арасындагы бәйләнешне ничек аңлатыр идегез?

– Габдулла Тукай иҗаты - татар музыкасының формалашуына һәм алга таба үсеш алуына зур этәргеч биргән. Ни өчен дигәндә, иң беренче мәсьәлә итеп, музыка белгечләре фольклор үрнәкләрен күздә тотып, шагыйрь иҗаты белән халык көйләренең бәйләнешен өйрәнәләр. Бу юкка түгел, чөнки Тукай көчле тавыш иясе булмаса да, ул илһамланып Коръән сүрәләрен, «Мөхәммәдия» китабын, борынгы татар бәетләрен, мөнәҗәтләр һәм озын көйләрне җырларга яраткан. Китап уку көйләренең ритмик калыбын ассызыклап, халык җырларының «моң» феноменын билгеләгән үзенчәлекләрне күңеле белән шагыйрь тоя белә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Тукай һәм татар музыкасы» бәйләнеше, тема буларак, мәгариф системасында киң чагылыш тапканга, әлеге мәсьәлә фәнни яктан А. Алмазова, Г. Гобәйдуллина, Йолдыз Исәнбәт, Роза Исхакова-Вамба, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Земфира Сәйдәшева, Фәридә Салитова, Филүсә Арсланова, Идрис Газиев һәм башка музыка белгечләре хезмәтләрендә урын таба.

– Татар музыкасы тарихында Тукай образы нинди төп юнәлешләрдә өйрәнелә? Симфоник музыкада ул ничек чагылыш тапты?

– Гомумән, татар музыкасы сәнгатендә Габдулла Тукай мирасын өч юнәлешкә бүлеп, фәнни яктан өйрәнеп була. Беренче юнәлешкә югары сәнгать төренә караган Тукай шәхесен күздә тотып язылган һәм бөек шагыйрьнең тормышын чагылдырган әсәрләрне атар идем. Революциягә кадәрге камера инструменталь музыканың башлангычы Тукайның чордашы Заһидулла Яруллин исеме белән бәйле һәм ул аның «Тукай маршы»ннан башлана. Берничә дистә елдан соң, композитор Нәҗип Җиһанов әлеге әсәрне симфоник оркестры өчен оркестровка эшли.

Заһидулла Яруллин «Тукай маршы»:

Композитор Мансур Мозаффаровның 1952 елда язылган «Тукай истәлегенә» дип аталган симфоник поэмасында шагыйрьнең исеме халык бәхете өчен көрәшүченең символы буларак яңгырый. Әсәрнең беренче музыкаль темасы татар шигъриятенең чәчәк атуын тасвирласа, икенчесе Тукайның яраткан «Анам кабере янында», дип исемләнгән татар халык җыры цитата буларак яңгыраш ала.

– Заманча композиторлар Тукай мирасына ничек мөрәҗәгать итә?

– Тукай мирасын мәнгеләштерү йөзеннән композитор Резеда Ахиярова 1986 елда «Моңлы сазым» симфоник поэмасын иҗат итә. Әсәрнең үзенчәлеге «Туган тел» көен цитата буларак куллану беренче планга чыга. Әлеге тема шагыйрь тормышының лейтмотивы буларак лирик хәләтеннән чыгып, ахырга таба гимн кебек янгырый. «Туган тел» көе шулай Рәшит Кәлимуллин иҗат иткән «Габдулла Тукай истәлегенә» дип исемләнгән квартет нигезендә яңгырый. Кыска интонацион лейттемадан этәргеч алып, аны эзлекле тембр, фактура, метроритм ягыннан оркестровка ярдәмендә үстерә. Симфоник жанрын күздә тотып, композитор Рәшит Кәлимуллинның 2000 елда иҗат иткән «Тукай көйләре» кыллы уен кораллары өчен язылган симфонииясен дә искә алу зарур.

Резеда Ахиярова «Моңлы сазым»:

– Опера сәнгатендә Тукайның эчке дөньясын ачу буенча нинди үрнәкләрне китереп була?

– Габдулла Тукайның 120 еллыгы уңаеннан композитор Резеда Ахиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсын Ренат Харис либреттосына нигезләнеп иҗат итә. Операның эчтәлеге мәхәббәт фабуласы белән генә чикләнми. Шулай ук шагыйрь тормышының аерым мизгелләрен, аның иҗади казанышларын әсәр аша күрсәтү, авторлар үзенә максат итеп куя.

«Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан Тукая ариясе (Илһам Вәлиев башкара)

Ренат Харис либреттода Тукай тормышыннан автобиографик фактларны куллана, әсәргә аның шигырьләреннән өзекләрен кертә, аның эчке кичерешләрен (мәхәббәткә омтылуын, үлемнән куркуын) чагылдыра. Тукай энциклопедиясендә әлеге әсәрнең язылу тарихы турында һәм музыкасына карата төгәл һәм тулы мәгълүмат бирелә.

Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Туган тел һәм «Тәфтиләү» көйләре татар милләтенең якты киләчәген тасвирлый»

– Сез үзегез дә Тукай темасына берничә спектакль иҗат иттегез дип беләм. «Зәйтүнәкәй» һәм «Әйт әле күбәләк» әсәрләренең үзенчәлеге нәрсәдә?

– Тукай мирасына нигезләнеп язылган әсәрләремне дә әйтмичә калып булдыра алмыйм. Тукайның 125 еллыгына мин Рабит Батулла пьесасы буенча «Зәйтүнәкәй» дип исмеләнгән музыкаль драма иҗат иттем. Әсәрне 2011 елда режиссёр Ренат Әюпов Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театрында сәхнәләштерде. Драманың үзәгендә булган Зәйтүнә образы, музыкаль характеристика ягыннан, ике лейтмотив аша бирелә. Шуның берсе «Зәйтүнә җыры» гади, шул ук вакытта нәзәкатьле, бөек шагыйрьгә карата мәңгелек мәхәббәт утында янган гүзәл кыз образы тудыра. Әлеге әсәр өчен язылган «Ак канатлы шагыйрь» гимны, шул ук елны Мәскәүдә бөек шагыйребезгә һәйкәл ачу тантасында янгырый. Цитата буларак кулланылган «Туган тел» Һәм «Тәфтиләү» көйләре татар милләтенең якты киләчәген тасвирлый.

Әлеге иҗади берлекне дәвам итеп, 2013 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп, яңа жанрда балалар өчен «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистерия премьерасын күрсәтә. Әлеге әсәрнең авторы буларак, минем өчен бу бик үзенчәлекле эш булды. Режиссёр Ренат Аюпов әсәрдә төп рольне музыкага тапшыра һәм актёрларны драматик диалоглардан азат итә. Пластик хәрәкәтләр ярдәмендә балалар төп эчтәлекне аңлыйлар. Габдулла Тукайның бөтен әкият геройлары белән кечкенә Апуш курку хисен җиңә, ә күбәләк аны киләчәк иҗатында кыю фикерле булырга өнди.

– Тукай әкиятләре композиторлар өчен иң яратылган темадыр. Ни өчен Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты татар музыкасының «йөзек кашы» булып кала бирә?

– Икенче юнәлешкә без Габдулла Тукайның әкиятләренә нигезләнеп язылган музыкаль әсәрләрне кертәбез. Шүрәле - иң яратылган образларның берсе. Мисал итеп Илдус Якубовның ораториясен, Александр Ключарёвның иҗат иткән фортепиано өчен әсәрләрен әйтеп була. Симфоник жанрлар арасында: Нәҗип Җиһановның «Кырлай» һәм «Шүрәле» симфоник поэмасы, Мәсһүдә Шәмсетдинованың «Тукай әкиятләре» сюитасы зур игътибарга лаек.

Балет жанры Габдулла Тукай әкиятләренең үзенчәлеген чагылдыру өчен менә дигән жанр. Әлбәттә, дөньякүләм танылган композитор Фәрит Яруллиның «Шүрәле» балеты татар музыка сәнгатенең йөзек кашы булып юкка гына саналмый. Бүгенге көнгә кадәр театр репертуарында әлеге әсәр саклана. Ни өчен дигәндә, композиторның музыка язу үзенчәлеге милли көйләрне заманча ысуллар белән баетудан гыйбарәт. Композиторның бөеклеген әлеге әсәр дәлилли һәм шул чорының музыкаль ачышы дип, атарга була.

Балет жанрында 1957 елда Әнвәр Бакировның «Су анасы», ә 1958 елда Рәшид Гобәйдуллин 1958 елда «Кисекбаш» әсәрләре куела. Ләкин ике балетның да иҗади гөмерләре озын булмый. Музыка белгечләре либреттоның артык персонажларга күп һәм музыканың төрле стильдә язылуын сәбәп итеп куя.

«Тукай иҗаты – татар музыкасының үсешенә зур этәргеч»

– Тукай шигырьләренә нигезләнгән вокаль әсәрләр турында нәрсә әйтер идегез? Солтан Габәшидән алып Рөстәм Яхинга кадәр бу традиция ничек үсеш кичерде?

– Өченче юнәлешкә без бөек шагыйрь сүзләренә нигезләнеп иҗат ителгән музыка әсәрләрен кертер идек. Мәсәлән, Солтан Габәшинең 1915-1917 елларда Тукай сүзләренә «Юаныч» һәм «Галәл гомья», «Мәҗрух указ» романслары бик кызыклы, чөнки композитор Тукай шигъриятенең поэтик үлчәмен игътибарга алып үзенчәлекле көйләр яза. Гәбәши «Бишек җыры»н хор өчен эшкәртүе дә жанр ягыннан яңалык. Шулай ук ул 1925 елда, татар музыкасы тарихында беренчеләрдән булып, «Ике заман» исемле хор циклын иҗат итә.

Шагыйрь иҗаты Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, Исмай Якубов, Мәсһүдә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова, Рәшит Кәлимуллин җыр һәм романс циклларында, халык җырларының эшкәртмәләрендә, балалар өчен язылган әсәрләрендә дә чагылыш таба. Шулай ук Рөстәм Яхинның «Шагыйрь» драматик монологы, «Мәхәббәт җыры» лирик романсы аеруча дан казанган вокаль әсәрләр.

– Әйтик, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» әсәре музыкаль тел ягыннан бик катлаулы һәм бай. Ул Тукай иҗатын ничек ача?

– Алмаз Монасыйпов иҗаты тирән мәгънәле әсәрләрдән тора. Аны замандашлары татар музыка сәнгатенең симфонисты дип атыйлар. Зур күләмле әсәрләре арасыннан баритон һәм симфоник оркестр өчен язылган «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы өчен (1974), композитор шагыйрьнең үз халкына ялкынлы мәхәббәтен, ышанычын һ.б. темаларны эченә алган «Туган җиремә», «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» («Сәрләүхәсез»), «Туган авылым», «Тәүбә вә истигъфар», «Өзелгән өмид», «Белмәдем» («Мөридләр каберстаныннан бер аваз»), «Бу ямьсез болыт» («Татар яшьләре») исемле 7 шигырен сайлап ала. Әсәрнең музыкаль телендә Тукай шигырьләренә язылган «Пар ат», «Туган тел» лирик халык җырлары интонацияләре һәм Гендельнең пассакалиясеннән алынган үткен цитаталар бергә үрелеп бара.

– Бу әсәрләрне башкаручы легендар җырчылар һәм оркестрлар турында да энциклопедиядә мәгълүмат тупланганмы?

– Габдулла Тукай иҗаты белән бәйле булган музыка сәнгате әһелләренең иҗади эшчәнлеген тасвирлау да күрсәтә. Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар, романсларны башкаручы татар халкының милли җырчылары – Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Эмиль Җәләлетдинов, Флера Сөләйманова Идрис Газиев, Зөһрә Сәхәбиева һ.б. иҗат юллары Габдулла Тукай энциклопедиясендә урын алган. Тукай темасына кагылган төрле жанрдагы әсәрләр республикабызның музыкаль коллективлары репертуарында да бар. ТР дәүләт симфоник оркестры, ТР халык уен кораллары Дәүләт оркестры, «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбльләре турында энциклопедияга кергән мәкаләләрдә мәгълүмат туплап була.

«Сәхнәдә Тукай образын тудыру тарихы 1939 елдан башлана»

– Театр сәнгатенә күчик. Сәхнәдә Тукай образын тудыру тарихы кайчаннан башлана? Камал театрының бу юнәлештәге беренче адымнары нинди була?

– Тарих битләренә күз салсак, театр сәнгатендә вакыйга буларак 1939 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, шул исәптән режиссер Ширьяздан Сарымсаков Әхмәт Фәйзинең «Тукай» пьесасын сәхнәләштерү билгели алабыз. Спектакльнең икенче һәм өченче куелышы 1941 һәм 1961 елда була, шул исәптән алар инде беренче премьерадан шактый аерыла. Бу рольне беренче башкаручыларның берсе Ибраһим Гафуров халык шагыйренең канатлы романтик образын тудыра. Шулай Камал театры актёрлары Камал Сәләхетдинов, Наил Дунаев, Дамир Хәйруллин да бу образны оста уйнап, шагыйрьнең халык белән органик бәйләнешен чагылдыралар.

– Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» спектаклендә Тукай образына нинди яңа бәя бирелә?

– 1986 елда Габдулла Тукайның 100 еллыгына Галиаскар Камал театрында Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы буенча спектакле чыга. Әсәрдә Акчуриннар нәселеннән булган эшмәкәрләр һәм шагыйрь Габдулла Тукайның очрашуы күрсәтелә. Спектакльдә Абдулла Акчурин «50 елдан татар теле булмаячак» дигән фикерне яңгырата. Бер яктан, әсәрне совет сәнгате өчен традицион дип карарга мөмкин, икенче яктан әсәрдә кыюсыз гына милли мәдәният, татар телен саклау проблемасы яңгыраш таба. Рамил Төхфәтуллин, Илдус Әхмәтҗанов Тукай образын гаять зур осталык белән башкаралар. 2021 елда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт театры әлеге спектакльне яңадан сәхнәгә алып менә.

– Ренат Әюповның «Печән базары» трилогиясе Тукай иҗатына заманча караш булып тора. Режиссер монда нинди концепция тәкъдим итә?

– 2006 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Ренат Әюповның «Печән базары» спектакленең премьерасы булды.

«Печән базары» – әлеге режиссер куелышында трилогиянең беренче Панорама спектакле. Аның кысаларында бер сәхнә киңлегендә бер үк вакытта шагыйрь образының өч гәүдәләнеше бар: кечкенә Апуш (аны бала чакта шулай дип йөрткәннәр), Габдулла Тукай һәм Ак Тукай (үлем түшәгендә яткан шагыйрь). Сәхнә образлары галереясын Габдулла Тукайның чын тарихи персонажлары, замандашлары белән бергә аның поэмалары һәм шигъри әкиятләре геройлары тулыландырган. Спектакльдә төп фикер буларак әйтелгән, шагыйрьнең: «Печать ләгънәт! Шайтан алгыры бу авыртуны!» сүзләрен ишетүгә сәхнә түрендә шайтан пәйда була һәм иҗаттан ваз кичүгә алмашка сәламәтлек тәкъдим итә. Әмма шагыйрь килешүдән баш тарта һәм үз халкына хезмәт итү юлын сайлый.

Режиссер Ренат Аюпов сәхнәләштергән драматик куелыш трилогиясенең икенче спектакле «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасын алданрак әйтеп уздым. Пластик хәрәкәтләргә нигезләнгән «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистерия тамашачыга трилогиянең өченче спектакле буларак тәкъдим ителде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Эмиль Талипов тудырган Тукай образы халык күңеленә хуш килә»

– Соңгы елларда Камал һәм Кариев театрларында Тукай турында яңа спектакльләр дөнья күрде. Айдар Җәббаров һәм Булат Гатауллин куелышлары нәрсәсе белән кызыклы?

– 2011 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Рәшид Заһидуллин куелышында «Тормышны яратыгыз» дип исемләнгән шигъри драма тәкъдим итә. Бу куелыш шагыйрьнең мәктәп дәреслекләренә кертелгән әсәрләренә, шулай ук аның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнгән. Спектакльдә Тукай шигырьләренә язылган җырлар да яңгыраш тапкан.

2016 елда Әлмәт татар дәүләт драма театры Габдулла Тукайның 130 еллыгына «Шүрәле-шоу» баттл-спектакль куя. Эдуард Шахов әсәрне Габдулла Тукай шигырьләренә нигезләнеп язган. Асылда Шүрәлеләр кешеләр белән ярышка керә. Спектакль классик әкиятнең балалар кабул итү өчен җайлаштырылган пластик хәрәкәтләрдән һәм заманча музыка интерпретациясеннән гыйбарәт.

2024 елның премьерасы итеп Галиаскар Камал театрының яшь режиссер Айдар Җәббаров куелышындагы «Казанга Тукай кайткан» спектаклен әйтеп була. Уйдырма документ белән янәшә торган драма әсәрен шагыйрә Резеда Гобәева язган. Сюжет Тукайның 1907 елдан башлап, шагыйрьнең Уральскидан Казанга килүеннән алып 1913 елда вафат булуына кадәрге чорны үз эченә ала. Спектакльдә Тукайның Галиәсгар Камал яки Фатих Әмирхан кебек цехтагы коллегалары белән милләт язмышы турында уйланулары үткен көнкүреш рәсемнәре белән алмашына. Анда Тукай үзенең йомшак яклары һәм фобияләре булган гади кеше буларак күрсәтелә. Эмиль Талипов үзенең актерлык органикасы белән тудырган Тукай образы халык күңеленә хуш килә.

Эмиль Талипов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елның 20 гыйнварында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яшь режиссёр Булат Гатауллин «Апуш» балалар татар театр студиясе белән берлектә «Тукай. Ярлыкагыл» психологик драмасын сәхнәлештерә. Гөлүсә Батталова пъесасы Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнгән. Психологик драма балаларның упкәләп яшәве, балачак яралары турындагы катлаулы сорауларга җавап бирә. Спектакльдә күңел яралары кеше баласын гомер буе эзәрлекләп киләчәкме, чыныктырачакмы, әллә киресенчә кешене юк итәчәкме дигән фәлсәфәне ачыклый. «Әкият» курчак театры эшчәнлеге кысаларында да шулай ук Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» балалар өчен куелган спектакльләре озак еллар зур уңыш белән бара.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Габдулла Тукай шигърияте үзенчәлекле милли аһәң үрнәге булып тора»

– Әңгәмәне йомгаклап, Тукай иҗатының киләчәге турында нинди фикердә каласыз? Ул тагын бер гасырдан соң да актуаль булырмы?

– Габдулла Тукай иҗаты – тулы бер гасыр дәвамында тирәнтен, эзлекле өйрәнелгән иҗат. Әмма, алга таба шагыйрьнең тормышы һәм иҗади мирасында яңа эзләнүләргә һәм ачыш табышларга һәрвакыт җирлек бар.

Йомгаклап шуны әйтесем килә, Габдулла Тукайның әдәби мирасын музыка һәм театр киңлегендә күрсәтү интермедиаль синтезның уникаль үрнәге. Тулаем әйтсәк, шигъри сүз - музыкаль авазларда, пластик хәрәкәтләрдә, сценографиядә, сынлы һәм кино сәнгатендә күпкырлы дәвамын таба. Шул нисбәттән, Габдулла Тукай шигърияте үзенчәлекле милли аһәң үрнәге булып тора, шул ук вакытта милли берәмлек буларак җәмгыятьнең кабул итүе хакында һәм тотрыклылыгы турында нәтиҗә ясарга, һичшиксез, мөмкинлек бирә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net