Әлмәт районында илкүләм проект буенча юлларны ремонтлау башланачак
Әлмәт районында 2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төбәк юлларының ике зур участогын ремонтлаячаклар.
Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, федераль программага «Әлмәт – Мөслим» автомобиль юлы һәм «Кузайкино – Нурлат – Дальняя Ивановка» юлы участогы кертелгән. Яңартыла торган өслекнең гомуми озынлыгы 7 км дан артып китә.
Эшләрнең юл өслегенә капиталь ремонт ясауны күздә тотуы билгеләп үтелә.
Район администрациясендә якын арада шулай ук ремонт эшләре планлаштырылган җирле әһәмияттәге юллар исемлеге төзеләчәк һәм бастырылачак, дип өстәделәр.
Проектларны тормышка ашыруга юл-төзелеш сезоны башлануга керешү планлаштырыла.
Искәртәбез, 2026 елда Татарстан 12 илкүләм проект составында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә. Якынча 54 млрд сум Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.