Ульяновск өлкәсендә поезд вагоннары рельслардан чыгып ауган, 20 кеше имгәнгән
Ульяновск өлкәсендә Мәскәү – Чиләбе поездының вагоннары рельслардан чыккан. Поездның ике пассажиры сыну җәрәхәтләре алган. Бу хакта Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белдерә.
«Һәлак булучылар юк. Ике пассажир сыну җәрәхәтләре алган: берсенең аягы, икенчесенең умыртка сөяге сынган. Тагын 20 кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән», – дип язган ул МАХ-каналында.
Иртән иртүк Ульяновск өлкәсенең Бряндино станциясе районында җиде пассажир вагоны рельслардан чыгып киткән һәм ауган. ТАСС мәгълүматлары буенча, пассажирлар вагоннардан тәрәзәләр аша чыккан.
Тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган.