Рифкать Миңнеханов: Тукай премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәве хакында белдерде. Аның сүзләренчә, премияне дөнья күләменә чыгару өчен 10 ел вакыт кирәк булачак.
«Без Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исемен үзгәртү хакында фикер алышкан идек. Сүз аны дөнья күләменә чыгару турында бара. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдә бүген зур эшләр алып барыла, музейлар эшли, фән белән шөгыльләнүчеләр, иҗатчылар бар, архивлар эшли, еш кына архивларда төрле документлар табылып тора. Шуңа күрә премиянең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Бу бүгенге көндә авыр эш, авыр сорау, без аны берникадәр җиңелрәк күз алдына китергән идек. Бүгенге көндә әлеге сорау ачык кала», – дип искәртеп узды ул.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләчәктә премия дәрәҗәсен үстерү генә түгел, аның күләмен арттыру да планлаштырыла. Моннан тыш, Тукай исемендәге медаль булдыру идеясе дә карала. Рифкать Миңнеханов фикеренчә, премия халыкара дәрәҗәдәге статуска ия булганнан соң әлеге идеяне тормышка ашыру җиңелрәк булачак.
Премиянең халыкара дәрәҗәсенә килгәндә, Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе татар шагыйренең 150 еллыгына кадәр бу мәсьәләне Россия Федерациясе дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә тырышачакларын искәртте. «Дәүләт дәрәҗәсендәге премияне халыкара статуслы итү мәсьәләсе җиңелрәк булачак», – дип ассызыклады ул.
«Минемчә, бүген без башкарган эшләр закончалыклы рәвештә Габдулла Тукай премиясенең Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кабул ителүе белән тәмамланачак. Нәтиҗәләрне 10 елдан соң ясарбыз, аңа кадәр туктамыйча эшләячәкбез», – дип йомгаклады Рифкать Миңнеханов.