Әлфия Когогина: Төп бурыч – ил икътисады үсеше туктап калуга юл куймау
Икътисад өлкәсендә төп бурыч - икътисад үсешенең акрынаюына юл куймау. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Бүген илебез гаять зур сынаулар белән очрашты. Беренчедән, санкцияләр, алар инде 35 меңнән артып китте. Төп бурыч – икътисад һәм эшмәкәрлеге үсешен туктатмау, бу кыенлыкларны кичерергә мөмкинлек бирү», – дип белдерде ул.
Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды һәм анда җиңгән очракта ул Дәүләт Думасына киләсе чакырылышта кабат депутат вазифасына дәгъва кылачак.