Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар өчен туры линияләр уза
Апрельдә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә туры телефон линияләре форматында тематик чаралар планлаштырылган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр югары белем мәсьәләләренә багышланган туры элемтә узачак. Гражданнарның шалтыратуларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
6 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узачак. Бу темага консультацияләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре бирәчәк.
13 апрельдә төбәктә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сезонлы респиратор авыруларны профилактикалау темасына туры линия оештырыла. Гражданнарның сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
15 апрельдә кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләренә багышланган чара үткәрелә. Мөрәҗәгатьләргә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирә.
20 апрельдә узачак туры линия инвалидларны тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итүгә багышланачак. Консультацияләрне Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре үткәрәчәк.
Шулай ук 24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Безнең ишегалды» темасына йомгаклау чарасы узачак. Сорауларга Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук Казан башкарма комитеты белгечләре җавап бирәчәк.
Туры элемтә телефоны 221-80-35.