Бөгелмәдә, эчәк таякчыгы табылу сәбәпле, «Дружба Хәләл» кафесы ябылган
Бөгелмә шәһәр суды Ленин урамындагы «Дружба Хәләл» кафесы эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктатты. Алынган пробаларда эчәк таякчыгы табылган. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү вакытында ведомство хезмәткәрләре кафеда савыт-саба юу һәм салатларны саклаганда температура режимы бозылуын ачыклаган. Моннан тыш, дезинфекцияләү чаралары булмаган, ә ашамлыкларны маркировкаланмаган продукттан әзерләгәннәр. Гомуми авырлыгы 14 килограмм тәшкил иткән дүрт партия азык-төлек сатудан алынган.
Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелгән.