Сарман районында яшәгән соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны бакыйлыкка күчте
Ураза Гаете көнендә Сарман районында яшәгән соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны – Габделәхәт Гыйльфанетдин улы Исмәгыйлев бакыйлыкка күчте. Бу хакта «Сарман» сайты яза.
Габделәхәт Гыйльфанетдин озак еллар нефтьче булып эшләгән һәм Җәлил бистәсендә гомер иткән. Аңа 4 ноябрьдә 98 яшь тулган иде. Ул соңгы елларда Куҗак авылында олы кызы тәрбиясендә яшәде. Тормышны чын күңелдән сөюче, юмор хисле ветеран һәрвакыт оптимистик рух саклады.
Без Габделәхәт абыйның балалары, онык-оныкчыкларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын, диелә хәбәрдә.
Ветеран Җәлил бистәсендә җирләнгән.
Фото: «Сарман» газетасы