Казан Кремле янында машина түбәсендә йөрүчене тоткарлаганнар
Казан Кремле янында үзенең «Лада» машинасы түбәсендә йөргән машина йөртүчене тоткарлаганнар. Ул эффектлы кадрлар өчен шулай эшләгән.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, хокук бозуларны социаль челтәрләр мониторингы вакытында ачыклаганнар. Ачыкланганча, 24 яшьлек ир-ат очраклы үтеп баручыны машина руле артына утырырга сораган, ә үзе түбәгә менгән һәм видео төшерә башлаган. Тоткарланганнан соң машина йөртүчегә 6 беркетмә төзегәннәр, ә машина йөртүче урынын алган үтеп баручыны эзлиләр.
Автомобильне штрафстоянкага япканнар.