«Алтын мөнбәр»дә беренче тапкыр иң яхшы милли сериалны сайлаячаклар
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 2026 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәр узачак. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, смотр гадәттәгечә гуманизм идеяләрен, мәдәни күптөрлелеккә һәм тату яшәүгә хөрмәт белән караган уен, документаль һәм анимацион картиналарны берләштерәчәк.
Төп конкурс юнәлешләре белән беррәттән, оештыручылар яңа номинацияләр дә игълан итте. Татарстанда төшерелгән, республикага багышланган яки аның катнашында төшерелгән фильмнар кергән милли конкурс кысаларында элеккеге категорияләр сакланачак: иң яхшы милли тулы метражлы, документаль, кыска метражлы һәм балалар өчен иң яхшы фильм. Шул ук вакытта яңа — «Иң яхшы милли сериал» өстәләчәк.
Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әлеге номинацияне кертү карары вакыт белән бәйле, дип аңлатты. Аның сүзләренчә, гаризалар кабул итү татар телендәге традицион сериаллар өчен генә түгел, ә вертикаль, веб-сериаллар һәм башка заманча форматлар өчен дә ачык. Бу кино җитештерүнең актуаль тенденцияләренә җавап бирә, дип билгеләп үтте ул. Айтуганова Татарстанга, аның халкына һәм мәдәниятенә багышланган проектлар, документаль һәм биографик тасмаларны да кертеп, күпсанлы гаризалар кабул ителәчәгенә ышаныч белдерде.
Катнашуга гаризалар 1 июньгә кадәр электрон почта яисә фестивальнең рәсми сайты аша кабул ителә.
«Алтын мөнбәр»не ТР Мәдәният министрлыгы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан мэриясе гамәлгә куя. Фестиваль 2005 елдан бирле «Мәдәниятләр диалогы аша — диалог мәдәниятенә» девизы астында үткәрелә. Беренче форум Россия мөфтиләр советы, мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык һәм ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Рәисе ярдәмендә узды.