София Гобәйдуллинаның Германиядә сакланучы шәхси әйберләрен Татарстанга тапшырдылар
Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга РФ Тышкы эшләр министрлыгында композитор София Гобәйдуллинаның шәхси әйберләрен тапшырдылар. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
София Гобәйдуллина 2025 елның 13 мартында Германиядә 93 яшендә вафат булды, соңгы елларда ул шунда яшәде һәм эшләде. Ул хәзерге академик сәнгатьтә төп фигураларның берсе санала.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Елена Галактионова хәбәр иткәнчә, Россиянең Германиядәге илчелеге Татарстан Республикасына тапшыру өчен композиторның шәхси әйберләрен кабул итеп алган. Аның сүзләренчә, ведомствода бу әйберләрнең лаеклы урын алачагына шатланалар һәм Тышкы эшләр министрлыгының бу эштә катнашуын зур мәртәбә дип саныйлар.
София Гобәйдуллинаның шәхси әйберләрне Әхмәтшинга нәкъ менә Галактионова тапшырган.
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Алар арасында композиторга 2022 елда тапшырылган «РФ мәдәниятенә һәм сәнгатенә өлеш керткән өчен» ордены, татар көмеш бизәнү әйберләре (муенса һәм алка), гәрәбә муенсалар, кул сәгате, окарина, композиторның музыкасы яздырылган берничә дистә компакт-диск, кием-салым һәм башка әйберләр бар. Исемлектә аның әтисе - Әсгать Мәсгуть улы Гобәйдулинның фотосы да урын алган.
Тантанада Россия Тышкы эшләр министрлыгының профильле департаменты бүлекләре башлыклары Константин Колпаков һәм Олег Марченко, шулай ук халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Фәннур Гарифуллин да катнашты.