Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше 100 млн долларга җитте
Татарстанның Согуд Гарәбстаны белән товар әйләнеше 100 млн долларга җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эр-Риядта «Иннопром» беренче Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар утырышында белдерде.
«Узган ел без 100 млн долларга якын товар әйләнешенә ирешәбез дип әйтә алам, әмма бу без теләгәнчә түгел, дип саныйм», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Ул Согуд Гарәбстаны Республикасы өчен перспективалы һәм кызыклы төбәк булуын өстәде.
Татарстан Эр-Риядта «Иннопром»ның регион-партнеры буларак чыгыш ясый. Республика 117 кв. метр мәйданлы коллектив стенд җиһазландырды. Татарстаннан 19 компания үз продукциясен һәм үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.