Февраль башыннан Казанда айлык явым-төшем нормасының 101 проценты яуган
Татарстан башкаласында февраль башыннан айлык явым-төшем нормасының 101 проценты яуган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруда 1133 машина һәм 655 юл эшчесе катнашкан иде. ТР башкаласы урамнарыннан 27,3 мең тонна кар чыгарылган, юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал (555 тонна реагент һәм 794 тонна ком-тоз катнашмасы) тотылган.
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуда 637 берәмлек техника һәм 556 юл эшчесе катнаша, дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.