Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Өмет» газетасы: Милли бәйрәмнәр халкыбызның бердәмлеген ныгыта, рухын сафландыра

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Милли бәйрәм Ленин район хакимияте һәм җирле татар автономиясе тарафыннан оештырылган иде. Бу хакта Исхак Халиков «Өмет» газетасындагы «Шәһәр балалары татар мәдәниятен өйрәнә» дигән язмасында хәбәр итә.

Ленин районы татар автономиясенә тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы Котдус Мухаметшин җитәкчелек итә. Ул власть органнары, татар эшмәкәрләре, милләтебез зыялылары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, гади халык белән уртак тел табып эшли. Котдус Хайдәр улы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, яшь буында милли үзаң тәрбияләү максаты белән ел дәвамында төрле чаралар үткәрә.

Әлеге автономия һәр елны өлкә Сабан туенда 20 нче «Искринка» балалар бакчасы коллективы белән берлектә «Балалар дөньясы» мәйданчыгын оештыра. Көне буе гөрләп торган бу мәйданчыкта шәһәребез балалар бакчаларында тәрбияләнүче төрле милләт сабыйлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп һәм мастер-классларда катнашып, татар мәдәнияте һәм сәнгате белән танышалар. Котдус Хайдәр улы ел саен Татар мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне уздыруны да күптән инде традициягә кертте. Шәһәребезнең төньяк өлешендә яшәүче татарлар көтеп алган милли бәйрәм бу юлы да зурдан кубып оештырылган иде.

Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган күркәм чара мәдәният үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән фойесында башланып китте. Тантана кунаклары иң әүвәл 17 нче милли китапханә һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре тырышлыгы белән әзерләнгән милли төсмерләргә бай күргәзмәләр һәм остаханәләр белән таныштылар. Аннары мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә – «Татар халкының җанлы тарихы» конкурсына нәтиҗә ясалды һәм спонсорлар җиңүчеләргә дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үз эченә алган һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән рәсемнәр, фотосурәтләр, кул эшләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ә традицион татар милли костюмнары, баш киемнәре, татар йорты макетлары һәм чигү үрнәкләре һәркайсында соклану тудырды. Мәртәбәле конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урын алучылар арасында 28 нче мәктәп укучылары аеруча күп иде.

Татар мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынучы балаларны бүләкләр белән сөендергәннән соң, милли бәйрәм мәдәният үзәгенең тамаша залында дәвам итте. Анда тантана кунакларын Бөек Идел буе Болгарстаны дәүләте тарихына багышланган документаль фильм көтә иде. Әлеге фильмда төп рольләрне Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткулловның әтисе Нетфулла ага һәм аның бәләкәй оныгы башкара. Алар халкыбызның данлы вә шанлы үткәнен рус телендә оста итеп сөйләп бирделәр.

Аннары җирле автономия рәисе Котдус Мухаметшин Ленин районы татарларының уңышлары турында горурланып сөйләде һәм чараны оештыруда ярдәм итүче спонсорларга, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының дәүләт корылышы, җирле үзидарә, гражданлык җәмгыяте үсеше, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү буенча комитеты рәисе Алексей Кошаев махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче татар ир-егетләренең башка милләт вәкилләре белән иңгә-иң куеп дошманга каршы сугышулары, тәвәккәллек һәм кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтүләре турында сокланып сөйләде.

Ул Ленин районы татар автономиясе активистларына – Алсу Альметова, Рафаэль Алмакаев, Әмир Галяутдинов белән Тәлгать Зубаировка өлкә парламентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларның татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре әнә шулай югары бәяләнде. Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина татарларның бердәм, һәр эштә алдынгылар сафында булуы, башка милләт һәм дин вәкилләре белән дус-тату, аңлашып яшәве хакында бәян итте. Котдус Хайдәр улы өлкә «Хәтер китабы» җитәкчесе буларак та, Ленин районы татарларын әйдәп баручы сыйфатында да сокланырлык эшләр башкара, диде ул.

Шәһәр хакимиятенең милли мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Елена Покрова да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Күп милли чараларның спонсоры Назыйм Миннебаев – шәһәр администрациясенең Мактау грамотасына, «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов шәһәр башлыгы Александр Болдакин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатына лаек булды. Безнең «Хәтер китабы» редколлегиясе «Өмет» редакциясе белән тыгыз элемтәдә тора – Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган татар сугышчылары турында мәгълүматлар газетада еш басыла, без аларны барысын да «Хәтер китабы»ның өстәмә чыгарылышына кертәбез, дип белдерде Котдус Мухаметшин.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова җитәкчелегендәге «Хыял тамчылары» ансамбле һәм 20 нче «Искринка» балалар бакчасы нәниләре татарча җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

«Милли бәйрәмнәр халкыбызның бердәмлеген ныгыта, рухын сафландыра, кәефен күтәреп җибәрә. Менә мин дә бүген моңлы һәм дәртле татар җырларын тыңлап, татар ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп, онытылып китеп ял иттем. Шуңа күрә милли-мәдәни чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк», - диде Законнар чыгару Җыелышы депутаты Алексей Кошаев, тәэсирләре белән бүлешеп.

Ә Ленин районы татарларының лидеры Котдус Мухаметшин шәрәфле кунакларны һәм барлык милләттәшләребезне 27 июньдә шәһәр ипподромында узачак өлкә Сабан туеның «Татар утары»на – «Балалар дөньясы» мәйданчыгына чакырды.


Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net