Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда психологик ярдәм үзәкләренең санын арттырырга өндәде
Бүгенге көндә Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре ун муниципаль берәмлектә эшли һәм яшьләрнең бары тик 12 процентын гына колачлый, бу санны арттырырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яшьләр министрлыгы коллегиясендә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.
«Мондый үзәкләр ун муниципаль берәмлектә генә бар. Цифрлы сервислар үсүгә карамастан, алар 130 мең кешене генә колачлый. Безнең республика өчен бу аз дип саныйм. Бу мөмкинлекләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмәү турында сөйләргә мөмкин. Техник мөмкинлекләрнең бөтенесе дә бар», - дип белдерде парламент башлыгы.
Татарстанда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү системасы булдырылган, һәм аларның мондый ярдәмгә ихтыяҗы барлыгы күренә, дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«Без яшьләребезнең психологик ярдәмгә зур ихтыяҗы барлыгын күрәбез. 2025 елда психологлар 5,5 меңгә якын демобилизацияләнгән хәрбигә һәм аларның якыннарына махсус ярдәм күрсәтте. Бу 2024 елга караганда бу шактыйга күбрәк. Хәзерге вакытта белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның балигъ булмаган балаларына психологик ярдәм күрсәтүнең адреслы программаларын әзерләүгә басым ясый», - диде ул.
Кадыйров кадрларның күпләп эштән китүен, яшьләр санына карата белгечләр саны буенча федераль дәрәҗәдә расланган нормативларның булмавын (һ.б.) психологик ярдәмне тулысынча колачлау өчен төп кыенлыклар дип атады. Министр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка шушы мәсьәлә белән шөгыльләнергә чакырды.
«Бу факторлар чыннан да психологик хезмәт үсешен тоткарлый. Төп проблеманы төгәл билгеләгән өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең сорауны җентекләп өйрәнәчәкбез һәм реаль гамәли күзаллауны исәпкә алу өчен төбәкләр белән экспертлар катнашында аерым фикер алышу уздырачакбыз», – дип җавап бирде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко.