Бүген иртән Осиново бистәсендә шәхси йорт белән мунча янган
Бүген иртән Казан янындагы Осиново бистәсендә шаһитлар шәхси йорт белән мунча янганын видеога төшергән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын Осиново бистәсенең Профсоюз урамында чыккан. Якынча версия нигезендә, янгынның сәбәбе – мич якканда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Зыян күрүчеләр юк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, мичне стеналарга һәм өй җиһазларына якын куярга ярамый. Шулай ук мич янмый торган нигезгә урнаштырылырга тиеш. Мичне монтажлауны квалификацияле белгечләргә генә ышанып тапшырырга кирәк.
Шулай ук мичкә артык күп ягулык салмаска, төтен чыгару торбасының тиешенчә суыруын тикшереп торырга һәм кул астында янгын сүндерү чараларын тотарга киңәш ителә.