2025 елда 400 меңгә якын казанлы диспансеризация узган
Узган елда Казанда 390 377 кеше диспансеризация узган – бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3 процентка күбрәк. Мәгълүмат шәһәр мэриясе сайтында бастырып чыгарылган.
Медицина тикшерүе узган гражданнарның иң күп саны 40 яшьтән 54 яшькә кадәр, шулай ук 64 яшьтән 74 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә билгеләнгән.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен медицина тикшерүе уздырылган. Анда 162 874 кеше катнашкан. 107 мең пациент профилактик тикшерү узган – план 115 процентка үтәлгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган ел диспансеризация вакытында ТР халкында 100 меңнән артык төрле авыру табылган.