Татарстан Рәисе Тикшерү комитеты хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлады
Бүген Казан Ратушасында Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитеты хезмәткәрләрен ведомство оешуга 15 ел тулу белән котлады.
«Бу еллар эчендә ведомство үзен законлылык һәм хокук тәртибенең ышанычлы гаранты итеп күрсәтте, башка көч ведомстволары арасында лаеклы урын алды. Без ирешкән нәтиҗәләр Тикшерү комитетының актуальлеген һәм аның кирәклеген раслый. Республиканың башка хокук саклау органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бик күп җинаятьләр, шул исәптән мөһим социаль әһәмияткә ия булган резонанслы җинаятьләр дә ачылды һәм тикшерелде. Сезнең эш тикшерү органнарына гына түгел, ә илнең бөтен хокук саклау системасына җәмәгатьчелек ышанычын арттырырга ярдәм итә», - диде ул.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ведомство бер урында тормый: җинаятьләрнең аерым төрләрен тикшерүгә махсуслашкан бүлекчәләр булдырылган, иң яңа технологияләр кертелә һәм кулланыла.