Яшел Үзәндә яшәүчеләр янәдән сукбай этләргә зарлана
Яшел Үзән районында яшәүчеләр янәдән сукбай этләргә зарланган. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, «Яшел Үзән» тимер юл станциясе янында кечкенә бала белән хатын-кызга якынча җиде хуҗасыз эттән торган көтү һөҗүм иткән.
Хатын-кыз социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, ул кызы белән балалар бакчасына барган булган. Калинин урамындагы 82нче йорт яныннан узганда аларга кинәт агрессив этләр көтүе ташланган. Этләр, каты итеп өрә-өрә, аларга таба чапкан. Хатын-кыз, куркып, баласын күтәргән һәм күчеш күперенә таба йөгергән. Аның әйтүенчә, ике эт аларны эзәрлекләвен дәвам иткән. Ирем килеп алганчы күпер янында сагалап тордылар, дип сөйләгән ул.
Бу – районда беренче генә очрак түгел. Элегрәк биредә зур фаҗига булды – этләр өере 9 яшьлек кызга һөҗүм итте. Табиблар өч атна буе аның гомере өчен көрәште, әмма баланы коткарып калып булмады.
Район администрациясендә йортсыз хайваннарны аулау эше даими рәвештә алып барыла, дип ышандыралар.
«Яшел Үзән районында даими рәвештә сукбай хайваннарны аулау үткәрелә. 2025 елның 1 декабреннән 2026 елның 14 гыйнварына кадәр 235 йотсыз эт ауланды. Бу юнәлештәге эш дәвам итә», – дип хәбәр итте район матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.
«Яшел Үзән» станциясе территориясенә этләрне аулау хезмәте җибәрелгән.